Татарстан Республикасы буенча: аязучан болытлы һава, урыны белән кар явачак. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 3-8 метр тизлектә. Һаваның минималь температурасы төнлә һәм иртән -16..-21, аязган вакытта -25..-28, көндез максималь һава температурасы -10.-15., юлларда бозлавык.
Агымдагы елның 15 гыйнварында шәһәрдә алимент түләүләренә кагылышлы мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итүләр үткәрелә. Биредә үк алимент түләүләрен закон нигезендә башкарту буенча гаиләләргә аңлатмалар биреләчәк, документлар тутыру тәртибе өйрәтеләчәк. Кабул итүләр Крупская урамы, 6нчы йорт адресы буенча урнашкан хакимият бинасының киңәшмәләр залында кичке сәгать 4тән 6га кадәр оештырыла. Гражданнарны кабул итүдә составына суд приставлары хезмәте, опека һәм попечительлек бүлеге, мәшгульлек үзәге, полиция, прокуратура, хакимият һәм социаль яклау бүлеге вәкилләре кергән комиссия белгечләре катнашачак. Кабул итүгә алдан язылу эш сәгатьләрендә (8-85558) 7-07-66, 3-41-31 телефоннары буенча башкарыла.
Бүген Зәй районы башлыгы Разиф Галиевич Кәримов авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, район бүлекчәләре һәм агрофирмалары җитәкчеләре белән берлектә авыл хуҗалыгы бүлекчәләрендәге эш барышын тикшерде. 11 объект кертелгән маршрут «Нива " ҖЧҖ сөт комплексыннан башланды. Объектларны караучылар "Восток" АФ ҖЧҖ нең "Үрнәк" (Сарсаз-Баграж авылы), "Игенче" (Дурт-Мунча авылы), "Тукай" (Куш-Елга авылы), "Зәй" АФ ҖЧҖ нең "Ялкын" (Әхмәт авылы), "Алга" (Карман авылы), "Нур" (Аксар авылы), "Шепкә" бүлекчәләрендә булдылар. Аннан соң район башлыгы Разиф Галиевич Кәримов, агрофирма җитәкчеләре һәм белгечләре белән берлектә, «Заман», «Родина», «Сәвәләй» (Поручик, Чыбыклы) бүлекчәләрендәге эш торышын карады. Район җитәкчеләре һәм белгечләре барлык бүлекчәләрдә дә терлекләрне кышлатуның барышы, савым сыерларын тоту һәм ашату технологиясе үтәлеше, яшь терлекләрнең сакланышы, эре мөгезле терлекләрне симертү комплексларының эше белән таныштылар. Тикшерү нәтиҗәләреннән чыгып, һәр объект буенча аерым бурычлар билгеләнде.
Мирный паркында Яңа ел каникуллары кысаларында шәһәр мәдәният йортының иҗат хезмәткәрләре кар бабай ясау буенча «Раштуа сувениры»мастер - классы үткәрделәр. Бәйрәм музыкаль фонограмма яңгыравы астында, Әминә Зарипова җитәкчелегендә үтте. Анда кардан фантастик фигуралар ясаган иң актив балалар җыелды. Алар кардан ясалган фигуралар янында узләре яраткан җырларны җырладылар һәм аларның тирәсендә әйлән-бәйлән уйнадылар. Барлыгы 7 кеше катнашты.
2019 елның 6 гыйнварендә Яңа шәһәрнең урман массивында Раштуа чаңгы ярышлары узды. Ярышларда 14 яшьтән 60 яшькә кадәр һәм аннан да өлкәнрәк булган, 30дан артык чаңгычы катнашты. Стартта катнашучыларга сәламләү сүзе белән, Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары Валерий Акатьев мөрәҗәгать итте. Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр һәм призерлар: 2003-2004 елгы малайлар арасында:1 урын - Демеев Сергей, 2 урын - Афанасьев Герман, 3 урын - Афанасьев Эдгар; 2003-2004 елгы кызлар арасында: 1 урын - Лисникова Екатерина; 17-29 яшьлек ир-атлар арасында:1 урын - Ернов Денис, 2 урын - Лопатин Глеб, 3 урын - Фәсхиев Линар; 17-29 яшьлек хатын-кызлар арасында:1 урын - Лопатина Юлиана, 2 урын - Әхүнҗанова Рәлия, 3 урын - Краснова Регина; 30-49 яшьлек ир-атлар арасында: 1 урын - Имамиев Рәил, 2 урын - Цыганов Сергей, 3 урын - Антипов Дмитрий; 30-49 яшьлек хатын-кызлар арасында: 1 урын - Волкова Регина, 2 урын - Павлова Наталья, 3 урын - Кузьмина Елена; 50-59 яшьлек ир-атлар арасында: 1 урын - Уразайкин Петр, 2 урын - Гайнуллин Илгизәр, 3 урын - Галимов Рамил; 50-59 яшьлек хатын-кызлар арасында: 1 урын - Бушуева Динә, 2 урын - Куликова Ирина; 60 яшьлек һәм өлкәнрәк ир-атлар арасында:1 урын - Гущин Анатолий, 2 урын - Костылев Александр, 3 урын - Юров Анатолий. Җиңүчеләр һәм призерлар Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының физик культура, спорт һәм туризм идарәсе грамоталары һәм медальләре белән бүләкләнделәр.