ЯҢАЛЫКЛАР


20
июль, 2015 ел
дүшәмбе
22 июль көнне туган якны өйрәнү музее “Пионер хәрәкәте тарихы” дигән темага бик олы күргәзмә оештырырга җыена. Барлык халык карамагына музейда булган пионер хәрәкәтенә кагылышлы экспонатлар күрсәтеләчәк: пионер галстугы, значоклар, символик әйберләр, флаг, боргы һәм башкалар.
Зәй районында урып-җыюда тәҗрибәле механизаторлар белән бергә яшь комбайнчыларның да күп булуы куандыра. “Алга” бүлекчәсе кырларына 9 яшь комбайнчы чыккан иде. Аларга яшьләр эшләре идарәсе белгече Фаил Гыйниятов “Яшьләр экипажы” исеменнән махсус кепкалар таратты, уңышлар теләде. Ә алга таба аеруча нәтиҗәле эшләүче яшьләрне стимуллаштыру максатыннан кырларга

19
июль, 2015 ел
якшәмбе
Бүген, 19 июль көнне районыбызда урып-җыю эшләре башланды.Район башкарма комитеты җитәкчесе Рәзиф Кәримов, агрофирма, бүлекчә, “Агросила групп” берләшмәсе җитәкчеләре механизаторларга уңышлы старт һәм урып –җыю эшләрендә алдынгылыкны кулдан ычкындырмаска киңәшләрен биреп изге теләкләрен җиткерделәр.
16 июльдә “Хастаханә шамакае!” проекты кыссаларында Үзәк хастаханәнең балалар бүлегендә яшьләр эшләре идарәсе тарафыннан уен программасы тәкдим ителде.

16
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
2015 елның апрель азагында Новосибирск өлкәсе хакимиятендә әлеге бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләү булды.
Бу бәйгедә лауреат исеменә “Зәй ит комбинаты” предприятиесе лаек булды.
Рамазан Шәриф ае тәмамланып килә. 17 июль – Ураза гаете. Гает көнне Зәйдә иртәнге намазга азан иртәнге сәгать 2дә әйтелә. Коръән укулар сәгать 5тә башланып, 6га кадәр дәвам итә. Аннан вәгазьләр, тәбрикләүләр булачак. Гает намазы сәгать 7дә укыла, дога кылына. Быел да, гадәт буенча, коймак белән чәй эчүләр оештырыла.
Чигүле алъяпкычлардан чыгыш ясаган Зәй районы Имәнлебаш мәдәният йорты каршында оешкан “Җәүһәр” татар фольклор ансамбле кызларын күреп кем генә сокланмый икән. Әлеге ансамбль җырлары һәм киемнәре белән борынгылык үрнәге булып тора.
Агымдагы елда “Зәй” агрофирмасы игенчеләре алдында 8 мең гектардан артык бөртеклеләрне җыеп алу бурычы тора, шуның 2600 гектары - көзге бодай. Басуларда 13 комбайн эшләячәк: 1 комбайнга уртача 619 гектарда игеннәрне суктыру кирәк булачак. Әлеге агрофирмага караган “Аксар” бүлекчәсендә исә 1915 гектар мәйдандагы бөртекләләрнең 800 гектарын көзге бодай били. Аннан яхшы уңыш көтелә.
Авыл халкына ярдәм, терлек баш санын саклау максатында агымдагы елда республика бюджетыннан шактый булышлык ителәчәк. Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручыларга быел буаз тана сатып алуга һәм сөтчелек юнәлешендәге миниферма төзү буенча тотылган чыгымнарның бер өлеше субсидия рәвешендә кире кайтарыла.
Республика юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе башлыгы Рифкать Миңнеханов бүген Зәйгә эш сәфәре барышында “ Уймак кыз” балалар бакчасында да булды. Биредә алар район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов, район җитәкчеләре белән берлектә бакчада тәрбияләнүче кече төркем балалар көче белән әзерләнгән “Кызыл калфак юл билгеләре шәһәрендә” исемле тамаша карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International