ЯҢАЛЫКЛАР


4
апрель, 2024 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге агымдагы елда инвалид балаларның ата-аналарына өстәмә 12 970 ял көне өчен акча түләгән. Бу максатларны тәэмин итүгә 66,4 миллион сумнан артык акча җибәрелгән.

3
апрель, 2024 ел
чәршәмбе
Балаларның табигатькә тотрыклы кызыксынуын формалаштыру, шулай ук экологик белемле бала тәрбияләү өчен уңайлы шартлар тудыру максатыннан, "Алтынчәч" балалар бакчасының зурлар төркемендә тәрәзә төбендә яшелчә бакчасы ясадылар.

Бүген хакимиятнең кече залында район Башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев рәислегендә Зәй муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау буенча  Координация советы утырышы узды.

3 апрельдә Татарстан Республикасы янгын күзәтчелегенең Зәй гарнизоны (88ПСЧ) урман янгыннары килеп чыгуга бәйле гадәттән тыш хәлләргә әзерлеге буенча күнегүләр үткәрде.
Бүген Зәй районында район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов, район агрофирмалары җитәкчеләре һәм белгечләре, авыл җирлекләре һәм КФХ башлыклары катнашында Зәй районы имам - мөхтәсибе Фатих хәзрәт фатихасы белән чәчү эшләренә старт бирелде.

Бүген район башлыгы Р.Г. Кәримов энергетика һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча үтүче Татарстан халыкара форумында катнаша.

Милли проект кысаларында дәүләт ярдәменнән файдаланып, Зәй районында яшәүче Николай Белоноговның хыялы тормышка ашты.
Татарстанда 225 420 кеше Социаль фонд хезмәтләрен электрон рәвештә алды, бу сан фонд күрсәтә торган хезмәтләрнең 95,4% ын тәшкил итә.

2
апрель, 2024 ел
сишәмбе
Зәй муниципаль районында район башлыгы Р.Кәримова составындагы комиссия, авыл хуҗалыгы министрлыгы, авыл хуҗалыгы идарәсе, дәүләт техник күзәтчелеге вәкилләре һәм авыл хуҗалыгы предприятиесе белгечләре белдерүенчә, традицион рәвештә язгы кыр эшләре техникасы эшкә кабул ителә.
Социаль фондның Татарстан бүлеге дәүләт тәэминатында булган һәм социаль пенсияләрне пенсионерның узган елгы яшәү минимумы артуга тәңгәлләштереп 7,5%ка индексацияләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International