ЯҢАЛЫКЛАР


20
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе
"Энергетик" мәдәният сараен тулысынча төзекләндерү эшләрен «Созидание» (“Яңарыш”) төзелеш компаниясе башкара. Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Хафизов үзенең урынбасарлары, подряд оешмаларның җитәкчеләре, мәдәният йорты җитәкчелеге белән берлектә чираттагы киңәшмәне үткәрде. Бүгенге көндә мәдәният йортының фасадын тышлау 90 % башкарылган, тавыш бирү корылмалары һәм яктырткычлар урнаштыру эше тәмамланган. Мәдәният йөртының эчке эшләре дәвам итә, ишекләр кую, бүлмәләрдә идән, түбә җәю эшләр башкарыла. Объектта оешманың 30 дан артык хезмәткәре эшли. Эш төгәл план буенча башкарыла, һәр атнада эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясала, алга таба эшләнәсе эшләр билгеләнә.
Зәй-Сухарево-Иске Пальчиково-Бүре-Сарай автомобиль юлын реконструкцияләү 2016 елның 16 нчы июенендә башланган иде. Бүген Зәй районы башлыгы урынбасары В.Г.Акатьев, Башкарма комитет җитәкчесе И.Ф.Хафизов Зәй-Сухарево-Иске Пальчиково-Бүре-Сарай автомобиль юлын тантаналы төстә ачуда катнаштылар. Юлны төзекләндерү өчен 130600 м. куб.грунт салынды, башка күп төрле катлаулы җир эшләре эшләнде Һәм кыска вакыт эчендә башкарылып чыкты. Бу исә 400 дән артык авыл җирлеге халкы өчен зур сөенеч булды. Бүре Сарай авылында яшәүче Н.П.Абрамов барлык авыл җирлеге халкы исеменнән, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановка, район җитәкчелегенә, эшне башкарган оешма коллективына зур рәхмәтен җиткерде. Район Башкарма комитет җитәкчесе И.Ф.Хафизов, “Татнефтедор” ҖЧШ директоры Р.Р.Гарифуллин җирлектә яшәүчеләрне тагын бер кат юллы булулары белән котлап, эшләрендә уңышлар теләделәр.
Шәһәрнең үзәк китапханәсендә халыклар бердәмлеге көненә багышланган чара узды. Китапханә хезмәткәрләре Э.Х. Насыйбуллина һәм Л.М.Крылова “Бердәмлектә безнең көч” дигән тарихи сәгать үткәрделәр. Татар гимназиясенең укучылары бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, Мәскәүне Польша интервентларыннан азат итү, Минин һәм Пожарский турында бик күп файдалы мәгълүмат алдылар. Чара да медиа-презентациядә күрсәтелде.
Зәй муниципаль районы Советының өченче чакырылыш уникенче утырышы депутатларга таныклыклар бирү белән башланып китте. Утырышта финанс- бюджет палатасы башлыгы В.Э.Шакирҗанова, милек һәм җир мөнәсәбәтләре идарәсе башлыгы Р.Р.Шәйхиевлар чыгыш ясады. Советның юридик бүлек башлыгы В.В.Кудряшов республика “Социаль ипотека” программасына чиратка басу тәртибе турында аңлатып үтте. Зәй муниципаль районы Советының 16 нчы октябрь, 2015елыннан 9 нчы номерлы карарына үзгәрешләрләр белән Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары В.Г.Акатьев таныштырды. Утырыш азагында тиешле карарлар чыгарылды.
Бүген Зәй муниципаль районы Зәй шәһәренең өченче чакырылыш уникенче утырышы узды. Анда Зәй шәһәре депутатларына күкрәк билгеләре һәм таныклыклар тапшырылды. 18 сентябрьдә шәһәр Советына өстәмә депутатлар сайлау булды. 8нче Эгергетиклар округы буенча депутат итеп Хәҗипов Руслан Хәнәфи улы сайланды. Утырышта финанс-бюджет палатасы рәисе В.Э.Шакирҗанова һәм Зәй шәһәре рәисе урынбасары Е.В.Недошивиналар чыгыш ясады. . Барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.

18
октябрь, 2016 ел
сишәмбе
Яшьләр белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре «Яшьлек»клубында шахмат буенча дәрес үткәрделәр. Шахмат - борынгы һәм мавыктыргыч уен. Бу уен балаларның фикер йөртүен яхшырта, аларда оешканлык һәм игътибарлылык тәрбияли. Клубка йөрүчеләр өчен үткәрелгән беренче дәрес балаларда уңай тәэсир калдырды, аларда бу уенны өйрәнү теләге тагын да артты.
Зәй муниципаль районында Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы кысаларында 1-4 сыйныфларда укучы һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар физкультура дәресе программасы нигезендә ,билгеләнгән график буенча «Яшьлек» боз сараена йөри башладылар. Беренче дәресләрнең нәтиҗәсе бу чараның балалар өчен бик файдалы һәм мавыктыргыч булуын күрсәтте.
Саба муниципаль районында, республика мәгариф хезмәткәрләренең 2016 ел Спартакиадасы узды. Бу спартакиада, Татарстан Республикасында массакүләм физкультура-савыктыру хәрәкәтен җанландыру,хезмәткәрләрнең актив ялын булдыру максатында оештырыла. Спартакиада да Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы командасы, барлык районнарның идарә җитәкчеләре һәм педагоглары катнашты. Муниципаль районнарның командалары ике төркемгә бүленде. А группасына 3500 дән кимрәк , Б группасына 3500 дән артыграк укучылары булган мәктәпләр керде. Район командасын 29 кеше тәшкил итте. Зәйлеләр җиңел атлетикада - 2 урынны, кече футболда - 1 урынны, гер спортында - 2 урынны, канат тартуда - 4 урынны, урыннан озынлыкка сикерүдә - 9 урынны, йөзүдә - 18 урынны, атуда – 15 урынны, бадминтон буенча - 15 урыннарны алдылар һәм гомүми ярыш нәтиҗәләре буенча 5 нче урынны яуладылар. Спартакиада да катнашучыларны җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә яңа спорт нәтиҗәләренә ирешүләрен

17
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Мирный бистәсендә яшәүче хезмәт ветераны Краснова Мария Тимофеевна район башлыгы Р.Г.Кәримов исеменнән 90 яшьлек юбилее белән котлау кабул итте. Анда район ветераннар Советы рәисе М.С. Хүҗин һәм мәдәният йортының автоклуб хезмәткәрләре катнашты.

Районыбызда яшәүче 90-яшен билгеләп үтүче барлык Бөек Ватан сугышы, тыл ветераннарына Россия Президентының котлавы - рәхмәт хаты һәм район башлыгының бүләге тапшырыла.Мондый котлаулар өлкән буын кешеләрендә якты истәлек һәм онылмаслык мизгел булып кала. Бүген Әхтәм Гарипович Латыйпов 90-яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул Мөслим районы Ташлы Яр авылында туып үсә. Бала чаклары, үсмер вакытлары бик авыр вакытларга туры килә. Сугыш башлангач 1943 елны армия хезмәтенә алына. 7 ел хезмәт иткәннән соң, яңадан туган авылына әйләнеп кайта.1952 елны өйләнеп, Гөлсем апа белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Тукай районының Кызыл Тау, Зәй районының Кармалка, Мирный урман хуҗалыгында тракторист, шофер булып эшләп лаеклы ялга чыга. Бүгенгесе көндә Әхтәм абының 5 оныгы, 2 оныкчыгы бар. Бүген юбилярны Зәй шәһәр башлыгы урынбасары Елена Владимировна Недошивина, “Яңа шәһәр” территриаль җирле үзидарәсе җитәкчесе Тамара Васильевна Тыткина һәм автоклуб хезмәткәрләре котлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International