24 майда Зәй шәһәре мәшгульлек үзәгендә “Вакансияләр ярминкәсе” үткәрелә

2018 елның 21 мае, дүшәмбе
24 майда көндезге сәгать 10 да Зәй шәһәре мәшгульлек үзәгендә “Вакансияләр ярминкәсе” үткәрелә. Анда дүрт оешма: “Домкор Индустрия» ҖЧШ, «Славица» туңдырма фабрикасы, «Эссен Продакшен АГ» АҖ, «КАМАЗ»ның кою заводы вәкилләре катнаша. Эш эзлүчеләргә 123 эш урынына 29 вакансия тәкъдим ителәчәк. Ярминкәдә катнашучы оешма вәкилләре гражданнарга вакансияләр, хезмәт шартлары һәм хезмәт хаклары турында тулы мәгълүмат бирәчәк. Биредә һәртөрле кызыксындырган сорауларга җавап алу мөмкинлеге тудырыла. Вакансияләр ярминкәсе Зәй шәһәре, Нефтьчеләр проспекты 37 б йорты адресы буенча оештырыла, тулырак мәгълүматны 8(85558)7-15-43 телефоны аша алырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International