Һәр учреждениенең территориясе-аның үзенә күрә визит карточкасы. Балалар бакчасы территориясенә аяк баскан һәр кеше аның торышына игътибар итә һәм шуннан чыгып бәяләп, биредә эшләүче кешеләр турында фикер йөртә. « Аленка» балалар бакчасының төзекләндерелгән мәйданчыгын- аның көзгесе дияргә була. Биредә эшләүчеләрнең төп бурычы балалар бакчасы мәйданчыгы торышын тагында яхшырту, аның җәлеп итә торган шәхси стилен булдыру, төзекләндерү эшләренә балалар бакчасы хезмәткәрләре белән берлектә биредә тәрбияләнүче балаларның гаиләләрендә дә бу эшкә кызыксыну уяту. Бердәм эш яхшы нәтиҗәләрен тиз күрсәтер.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында чираттагы республика киңәшмәсен уздырды. Киңәшмәдә торак төзелеше һәм социаль объектларны төзү буенча республика программаларын гамәлгә ашыру, агросәнәгать комплексы мәсьәләләре, торак пунктларның территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык үткәрүнең барышы һәм Татарстанда кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре каралды. Төп докладчылар чыгышыннан соң сүз, Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримовка бирелде. Разиф Галиевич кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча район эшенә җентекле анализ ясады. Аның докладында 2024 елга кадәр кече һәм урта бизнесны үстерү буенча Россия Федерациясе милли проектларында чагылдырылган аерым мәсьәләләргә, аерым алганда, үзмәшгульлекне үстерү, экспортка ярдәм итү, биржа мәйданчыгы, авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү, шулай ук бюджетка һәм бюджеттан тыш фондларга салымнар буенча бурычлар белән эшләрнең торышы мәсьәләләренә басым ясалды.
16 майда «Энергетик» мәдәният сараенда Мәдәният елына багышланган «Дөнья мәдәният маршрутлары» муниципаль проекты кысаларында, рус теле укытучысы Р.И. Борисенко җитәкчелегендә 5А һәм 10А сыйныф укучылары А. С. Пушкинның тууына 220 ел тулуга багышланган музей күрсәттеләр. Музейга килүчеләр рус әдәбияты тарихына кереп, язучы тормышындагы иң мөһим мизгелләрнең шаһитлары булган шәһәр мәктәпләре укучылары булдылар.
16 майда Зәй шәһәренең башлангыч сыйныф укучыларын бүләкләү тантанасы узды. Сәвәләй һәм Түбән Биш урта гомуми белем бирү мәктәбе башлангыч сыйныфларында укучы җиңүче балалар, Казан шәһәрендә узучы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган әдәби әсәрләр укучылар конкурсы буенча бүләкләү тантанасына чакырылган иде.