Зәйлеләр яфраказык әзерлиләр

2014 елның 18 июне, чәршәмбе
Печән чабу белән беррәттән авылларда яфраказык һәм дару үләне әзерләү бара. Бу эштә шәһәр предприятие, оешма һәм учреждение хезмәткәрләре көч куя. Планлаштырылган 165 тонна яфраказыкның 57 тоннасы әзерләнгән. Беренчеләрдән булып әлеге эшкә Совет, Башкарма комитеты, ГРЭС, “мефро уилз Руссия завод Заинск”, үзәк хастаханә, авыл хуҗалыгы идарәсе һәм башкалар үрнәк күрсәтә. Күп еллык үлән чабу олы темплар белән башкарыла. Һәр мал башына 35 центнер азык берәмлеге әзерләү каралган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International