ЯҢАЛЫКЛАР


29
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе
25 сентябрьдә Яшьләр белән эшләү идарәсендә эшләп килүче «Яшүсмер» клубында балалар боулингы буенча турнирда, күп санлы очко җыючы балалар призлы бүләкләргә лаек булдылар.

27
сентябрь, 2014 ел
шимбә
24 сентябрьдә «Яшьлек» боз сарае мәйданында өлкән яшьтәге мәктәп балалары катнашында «Хезмәткә һәм оборонага әзер!»-, дигән спорт акциясе үтте. Норматив тапшырган республика җитәкчелегеннән үрнәк алып, бу эшкә мәктәп укучылары да бик теләп алындылар.

22
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе
22 сентябрьдә хакимиятнең зур залында премьер - Министр Ильдар Халиков катнашында Район Советы депутатларының чираттан тыш утырышы булды. Утырышта 5 чакырылыш республика Дәүләт Советына депутат булып сайлану сәбәпле, Т.В.Воропаеваның район башлыгы вәкәләтләрен башкаруны туктатуы турындагы мәсьәлә каралды.
16 сентябрьдә Зәй политехник көллиятендә , 17 сентябрьдә 3 нче урта гомүми белем бирү мәктәбендә спорт төрләре буенча презентация булды. Чарада спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләрнең күрсәтмә чыгышлары булды, һәрбер тренер үзенең спорт төре турында сөйләде. Шулай ук кубок һәм медальләр күргәзмәсе оештырылды.
2014 елның 8 нән 17 нче сентябренә кадәр, кичке сәгать 8 дән 10 га хәтле “Яшьлек” боз сарае территориясенең футбол кырында яшьләр арасында кече футбол буенча турнир узды. Ярышларда “Витязь”,”Атлетик”,”Олимп”,”Үзәк”,”Арарат” - 5 уен командасы катнашты.

20
сентябрь, 2014 ел
шимбә
2014 елның 20 нче сентябрендә Татарстан Республикасы Зәй шәһәре территориаль сайлау комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Утырышта 38 нче Зәй бермандатлы округы буенча сайланган Ф.Ф.Комаровны, 5 нче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп теркәү турындагы мәсьәлә каралды.
Зәй районында шикәр чөгендере барлык чәчүлек мәйданының 20% да җыеп алынды. Чөгендер басуларыннан барлыгы 62 тонна татлы тамыр азык җыеп алынды инде. Уртача уңыш 1 гектардан 335 центнер тәшкил итә. «Зәй» агрофирмасы, шикәр заводына эшкәртү өчен, 23000 тонна шикәр чөгендере җибәрде.
22 сентябрьдә Зәйдә икенче тапкыр күренекле татар укымышлысы, педагог, табиб һәм тарихчы Таҗетдин Ялчыгол иҗатына багышланган укулар була. Чарага Россиянең төрле регионнарыннан,Татарстаннан күп санлы дәрәҗәле кунаклар килер дип көтелә.
Районыбызда бик уңайлы ял итү урыны бар. Бу «Ялта-Зәй». Монда булган һәр кеше имән һәм нарат исе белән сугарылган саф һавасын озак хәтерлидер. Агачлардан коелган, сукмаклар буйлап сибелгән эре имән һәм нарат күркәләрен җыеп истәлекле бүләк ясыйсы килә. Әмма урманнар юкара. Сирәк кенә кошлар сайравы һәм Зәй суының шавы ишетелә.

17
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген 2014 елның 17 сентябрендә Зәй муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы көрәше буенча киңәйтелгән утырышында көнкүреш коррупциясе мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International