ЯҢАЛЫКЛАР


17
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе
20 сентябрьдә шәһәр һәм авылларыбызда “Татарстан кроссы-2014” республика йөгерү көне билгеләп үтеләчәк. Акциядә катнашучыларның маршруты татар гимназиясеннән алып “Энергия” стадионына кадәр билгеләнгән. Беренче булып, сәгать көндезге 10 да пенсионерлар һәм “Пульс” клубына йөрүчеләр, алардан соң шәһәребезнең предприятие, оешма хезмәткәрләре һәм мәктәп балалары стартка чыгар,- дип көтелә.
1-10 сентябрьдә районыбызда Түбән Кама шәһәре бүлекчәсенең кече суд инспекциясе оештырган “Чиста яр” экология акциясе булып үтте. Акциядә җәй айларында ял итү урыннарында һәм сулыклар кырында җыелган чүпне күпләп җыючы районыбыз Башкарма комитеты, ГРЭС хезмәткәрләре, авыл җирлегендә яшәүчеләр катнашты. Акциянең төп максаты яр буйларында тәртип салу һәм саклау, иҗтимагый активлыкны арттыру, кешеләрдә табигатькә сакчыл караш тәрбияләүгә нигезләнгән.

16
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе
«Сәламәтлек мәктәбе» спорт мәйданчыгында Зәй ГРЭС ы ветераннары һәм Зәй муниципаль районы спорт ветераннары арасында кече футбол буенча традицион турнир узды. Уен 4 кә 3 нәтиҗәсе белән, Зәй ГРЭСы файдасына тәмамланды.Турнирда катнашучыларны Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының Физик культура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Петр Сергевич Уразайкин котлады.
2014 елның 11-12 сентябрьдә Казанда Татарстан Республикасы беренчелеге һәм чемпионаты буенча җиңел атлетика кроссы булып үтте. Ярыш нәтиҗәләре буенча, 1000 метр аралыктагы ярышта 1 нче урынны Алия Шәрәфиева, 4 нче урынны Әлисә Ибашева алды. Ир-атлар арасында 5000 метр аралыктагы ярышта беренче урынны Валерий Лисов яулады.
2014 елның 4-9 сентябрендә Казанда Татарстан Республикасы беренчелегенә байдарка һәм каноэ ишү буенча ярышлар үтте. Ярыш нәтиҗәләре буенча 2003 елда туган яшьләр һәм кечкенәрәкләр арасында 200 метр аралыктагы «берле байдарка» ярышында 2 нче мәктәпнең 3 «А» классы укучысы Дмитрий Меншокин (2005 елда туган) өченче урынны алды. Тренеры- А.В.Лисов.

15
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе
14 сентябрьдә 5 нче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау булды. Зәй районы сайлау участокларына барлыгы 41291 кеше килде, бу исә 96,3% тәшкил итә. 38 нче Зәй бермандатлы округы буенча иң күп тавышны (97,14%) Фоат Фәгыйм улы Комаров җыйды.

14
сентябрь, 2014 ел
якшәмбе
Бүген Татарстанда, бердәм тавыш бирү көнендә, 5 нче чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлау булды. Зәй муниципаль районында иртәнге сәгать 7 дә 64 сайлау участогы ачылды, шуларның 20 се шәһәрдә, 44 е авыл җирләрендә. Ике сайлау участогында электрон тавыш бирү комплекслары урнаштырылды. Кичке сәгать 6 га сайлаучылар саны 89% тәшкил итте.

12
сентябрь, 2014 ел
җомга
Татарстан Республикасы шәһәр һәм районнарында универсаль күпкырлы спорт мәйданчыкларын төзү республика программасын тормышка ашыру кысаларында, «Бердәм Россия» партиясе ярдәме белән, 2014 елда Зәй муниципаль районында 4 спорт мәйданчыгы төзелде. 2014 елның 12 сентябрендә Зәй муниципаль районының 1 нче урта гомүми белем бирү мәктәбе территориясендә кече футбол уйнау өчен, 5 нче урта гомүми белем бирү мәктәбе территориясендә волейбол һәм баскетбол уйнау өчен көйләнгән 2 спорт мәйданчыгын ачу булды.

10
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Зәй районы Якты Күл авылында, авыл участок милиционерының терәк полиция пункты белән берләштерелгән, беренче йорты куллануга тапшырылды. Йортны ачу тантанасында, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министры Артем Хохорин, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы Иҗтимагый Советы рәисе урынбасары Ирина Терентьева, район башлыгы Татьяна Воропаева катнаштылар. Административ йорт хуҗалыгы комплексына күчү тантанасын, 12 ел хезмәт стажы булган майор, полициянең өлкән участок вәкиле Виталий Архипов, үзенең гаиләсе белән бергә үткәрде. Ул 2703 кешедән торган 12 авыл җирлегендә тәртип саклауны контрольдә тотачак.
Зәй шикәр заводы шикәр җитештерүнең 49 нчы сезонын ачты. Бу эш 4 сентябрьдә башланып китте, ә беренче шикәр бер тәүлек үтүгә әзер булды һәм конвейрдан Казанның авыл хуҗалыгы ярминкәсенә җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International