27-28 сентябрьдә Әлмәт шәһәрендә авыл районнары арасында шахмат буенча Татарстан Республикасы чемпионаты үтте. Ярыш нәтиҗәләреннән күренгәнчә, ир-атлар арасында 1 урынны Василий Васильев алды. Гомүм команда нәтиҗәләре буенча, 22 команда арасында Зәйлеләр 14 нче урында.
26-29 сентябрьдә Зеленодольск шәһәрендә чаңгыда ярышучылар арасында,гомүми физик әзерлек буенча, Татарстан Республикасы беренчелегенә ярышлар үтте. 8 км га сузылган арада Дмитрий Кочеванов 4 нче, Дмитрий Бортных 2нче урынны алдылар.