ЯҢАЛЫКЛАР


21
октябрь, 2014 ел
сишәмбе
18 октябрьдә Кукмара муниципаль районында узган «Хезмәт кешесен олылыйбыз!»-, дип аталган яшь комбайнчыларның еллык республика конкурсына нәтиҗә ясалды. Анда «Восток» агрофирмасы «Үрнәк» бүлекчәсе механизаторлары - бер туган Николай һәм Георгий Григорьевлар да бар иде. Узган конкурста җиңүче булган Николайга конкурс флагын күтәрү мөмкинлеге бирелде.
2014 елның 18 нче октябрендә Лениногорск шәһәрендә В.Н. Голубев истәлегенә багышланган республика турниры үтте. Ярыш нәтиҗәләреннән күренгәнчә, «Чаңгычы» балалар һәм яшүсмерләр клубында тәрбияләнүчеләр Әлисә Ибашева, Надежда Мостаева, Алия Шәрәфиева, Артур Вахнев һәм Наилә Фәйзуллина беренче урынны алдылар.
Дүшәмбе Башкарма комитет җитәкчесе эш көнен “Татнефтедор” автомобиль юллары идарәсе Зәй филиалының көзге-кышкы чорда эшкә әзерлеген өйрәнүдән башлады. Рәзиф Гали улы Кәримов филиал директоры И.А.Әмирханов белән берлектә инженер- техниклар белән очрашты, эшне оештыру тәртибе, автомобиль паркын тоту шартлары белән танышты. Соңыннан, Р.Г.Кәримов Иске Зәйдә урнашкан учрежденияләр : туган якны өйрәнү музее,1 нче мәктәп һәм “Каенкай” балалар бакчасында булды.

20
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе
20 октябрьдә хакимиятнең зур залында Башкарма комитет җитәкчесе Рәзиф Кәримов катнашында йортларга җаваплы итеп беркетелгән өлкәннәр белән киңәшмә булды. Күп фатирлы йортларга җылылылык бирү мәсьәләләре, Бердәм диспетчырлык хезмәтенең гражданнар мөрәҗәгате буенча анализы тыңланды, үзган елда шәһәрдә үткәрелгән төзекләндерү эшләренең нәтиҗәләре тикшерелде һәм 2015 елга планнар каралды.
17 октябрьдә «Космос” яшьләр үзәгендә Халыкара авыл хатын-кызлары көненә багышланган “21 нче гасырның авыл уңган хатын-кызы” конкурс программасы булды. Мондый бәйрәмнәрнең әһәмияте бар, чөнки авыл-хуҗалыгын үстерүдә җирлекләренең роле зур. Авыл хатын-кызлары җир шары халкының дүрттән бер өлештән күберәген тәэшкил итә. Алар азык-төлек җитештерүдә һәм авылның тотрыклы үсешендә әйдәп баручы ролен үтиләр.
16-18 октябрьдә Казанда Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган, милли көрәш буенча ярышларда 70 кг лы авырлыкта Булат Гәдершин дүртенче урынны алды.
13-15 октябрьдә Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы беренчелегенә 1998-99 елларда туган яшүсмерләр һәм кызлар арасында узган ирекле көрәш буенча ярышларда зәйлеләр дә бар иде.
15 октябрьдә 4 нче мәктәпнең спорт залында Татарстан Республикасы беренчелегенә баскетбол буенча 1998-99 елларда туган яшүсмерләр арасында сайлап алу ярышлары булды. Анда укытучы- тренерлар: Әбдүллина Гөлназ Ризатдин кызы һәм Хрипков Сергей Иванович командалары катнашты. Көчле ярышлардан соң, Әбдүллина Гөлназ Ризатдин кызы командасы җиңүгә иреште.

18
октябрь, 2014 ел
шимбә
13 нче октябрьдән Никахлашу йортында, гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве өчен бирелгән федераль субвенцияләр хисабына , төзекләндерү эшләре башланды. Эш барышында керү өлешендәге плитәне, холлда, тантаналар залында, эш бүлмәләрендәге идән материалларын алыштыру һәм стеналарны буяу каралган. Төзекләндерү эшләре 2014 елның 31 нче октябренә тәмамланыр дип көтелә.

17
октябрь, 2014 ел
җомга
2014 елның 17 нче октябрендә Зәйнең 7 нче мәктәбе спорт залы һәм спорт мәйданчыгында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура спорт комплексын үтәү йөзеннән, 25-29 яшьлек ир-ат һәм хатын-кызлар физик әзерлекләрен билгеләү өчен тестлаштыру узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International