ЯҢАЛЫКЛАР


13
ноябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Акциянең төп максаты Зәй шәһәрендә һәм Зәй муниципаль районы авылларында яшәүче халык ярдәме белән буш торучы,кулланылуда булмаган, яисә тиешле максатларда кулланылмаган объектлар, биналар һәм җир участокларын ачыклауга нигезләнгән. Акция 31.12.2014 елга кадәр дәвам итә.

12
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе
12 нче ноябрьдә Үзәк китапханәгә кергәндә беренче сыйныф балаларын Китап Патшабикәсе каршы алды, китаплар һәм китапханә турында табышмаклар чиште, кунакларны китапханәнең бүлекләре белән таныштырды.
24 яшьлек “Зәй шикәре” агрофирмасы белгече Александр Воронин Татарстанның “Яхшы агрономы”,- дигән исемгә лаек булды. Бу мактаулы исемгә ул, Татарстан Республикасының яшь авыл-хуҗалыгы белгечләре арасында “Иң яхшы һөнәр иясе” исеме астында үткән осталык күрсәтү конкурсы нәтиҗәләреннән соң ия булган.
2015 елның гыйнварыннан алып март аена кадәр, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Җиңү салюты”,- дип исемләнгән халык иҗаты фестивале үтә. Анда шәһәребезнең предприятие һәм оешмалары, авыл җирлекләре катнашачак. Беренче чыгыш 28 гыйнварьда булыр,-дип көтелә.

11
ноябрь, 2014 ел
сишәмбе
Бүген 11 ноябрьдә хакимиятнең кече залында Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советының бюджет- финанс, икътисадый үсеш, муниципаль милек мәсьәләләре буенча даими комиссиясе утырышы булды.
10 ноябрьдә хакимиятнең зур залында Зәй муниципаль район Советының закончылык, регламент, җирле үзидарә, депутат этикасы буенча даими комисиясе утырышы булды.
5 ноябрьдә ат спорты бүлеге укучылары белән берлектә “Наркомания- XXI нче гасырның иң куркыныч диагнозы” дип аталган профилактика әңгәмәсе булды. Әңгәмәне тренер-укытучы О.В.Иванова үткәрде. 7 нче ноябрьдә тренер-укытучылар Ирина Валерьевна Дылевская, Наилә Гәбделхәлим кызы Сөләйманова балалар һәм яшүсмерләр “Чаңгычы”спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр белән “Наркотикларсыз –тормыш”, дигән темага әңгәмә кордылар.
8-9 ноябрьдә Лениногорск шәһәрендә республиканың Кубок федерациясе үтте. 1998 елда туган һәм алардан өлкәнрәк балалар арасында үткән ярышларда, Зәй муниципаль районы командасы 5 нче урынны алып, Кубок федерациясе финалына керде.
2014 елның 7-8 ноябрендә Биектау районы үзәгендә РСФСР һәм СССР ның спорт мастеры Т.Г. Биккәнәева истәлегенә гер күтәрү буенча республика ярышлары узды.
8 ноябрьдә Мирный бистәсе яшүсмерләре шәһәр мәдәният клубына “Сәламәтлегебез әйбәт,спортка рәхмәт!”- дип аталган физкультура уен программасын карарга җыелдылар. Чара барышында балалар гимнастиканың төрләре белән таныштылар, начар гадәтләрнең зыяны турында мәгълүмат алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International