ЯҢАЛЫКЛАР


18
ноябрь, 2014 ел
сишәмбе
14 ноябрьдә Яшьләр белән эшләү идарәсе каршында эшләп килүче «Яшьлек» клубында фитнес клубка йөрүче «Яшь әниләр» җыелды. Алар диетик салатлар һәм файдалы ризыклар әзерләү серләре белән уртаклаштылар. Конкурста катнашучылар бүләкләр алдылар һәм алар өчен иң истә калганы үзара аралашу булды.
18 ноябрьдә»Энергетиклар»мәдәният йортында шәһәр мәктәпләре арасында көзге интеллектуаль-рухи уеннар үтте. Командалар үзара күчеп йөрүче «Энергетик» мәдәният йорты кубогы өчен көрәштеләр.
Узган атнада«Шатлык»халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре «Россия Федерациясендә гражданнарга социаль хезмәтләр күрсәтү нигезләре турында» 442 нче Федераль законны белү дәрәҗәләрен билгеләү максатында имтихан тоттылар. Бу закон 2015 елның 1 гыйнварыннан көченә керә., шулай булуга да карамастан үзгәргән законга нигезләнеп эшләүгә әзер булып тору мөһим.
20 ноябрьдә 3 нче мәктәптә «Балаларга хокук ярдәме көне» үтә. Зәй адвакатлар консультациясе адвакатлары балалар хокуклары, опека, попечительлек һәм балалар һәм әти-әниләр мөнәсәбәте сораулары буенча гражданнарга бушлай хокук ярдәме күрсәтә.
13 ноябрьдә шәһәр мәдәният клубында 8-10 яшьлек балалар өчен наркотикларга каршы көрәш акциясе кысаларында Начар гадәтләргә –юк!,-дип әйт дигән рәсем конкурсы булды.

15
ноябрь, 2014 ел
шимбә
Сөт фермасында төп хезмәтне сыер савучылар башкара. Безнең районда барлыгы 139 сыер савучы хезмәт куя.Аларның хезмәт хакы турыдан- туры савып алынган сөт күләме белән бәйләнгән, бу исә малларны ашату рационы, яисә малларның нинди токымнан булуларынан гына тормый, сөт савучы операторларның тәҗрибәсенә дә бәйле.
2014 елда Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 11 нче районара инспекциясе тарафыннан барлык төр юнәлештәге эшчәнлектән салым алуның нәтиҗәлеген күтәрү буенча эш дәвам итә.
14 ноябрьдә хакимиятнең зур залында Зәй муниципаль районы Советының икенче чакырылыш, 42 нче утырышы үтте.

13
ноябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Россиядә барлык җирләрнең кулланылу максаты чикләнгән.
Барлыгы җирләренең 7 категорисе билгеләнгән, болар авыл хуҗалыгы, торак пункты, промышленность, аеруча саклана торган территорияләр, урман һәм су фондлары, запастагы җирләр.
Бүген 13 ноябрьдә хакимиятнең кече залында Зәй муниципаль районы бюджет-финанс, икътисад үсеше һәм муниципаль милек мәсьәләләре буенча даими комиссиясе утырышы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International