ЯҢАЛЫКЛАР


23
ноябрь, 2014 ел
якшәмбе
Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты эшмәкәрләргә җитештергән товар һәм күрсәткән хезмәтләренә товар билгеләрен теркәгәндә товар җитештерелү урынын күрсәтүнең кирәклеген хәбәр итә.
22 ноябрьдә хакимиятнең кече залында район Икътисад советының утырышы узды. Утырышта «мефро уилз Руссиа» Зәй заводы ҖЧШ оешмасының 2014 ел эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм предприятиянең 2015-2019 елларга үсеш стратегиясе мәсьәләләре каралды.

21
ноябрь, 2014 ел
җомга
2014 елның 21 нче ноябрендә Зәй шәһәре спорт залы сәламәтләндерү үзәгендә 2014 елның көз аенда хәрби хезмәткә алынырга тиешле булган яшүсмерләр арасында Республика Спартакиадасы спортының хәрби- гамәли төрләре буенча зона ярышлары узды.
20 нче ноябрьдә Мирный бистәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре “Минем клуб-минем йорт!,- дигән рәсем конкурсы үткәрделәр.
20 ноябрьдә хакимиятнең зур залында «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе Зәй җирле бүлегенең 16 нчы конференциясе үтте.

20
ноябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
19 ноябрьдә шәһәр мәдәният йортында мәктәп балаларын Россия тарихы белән кызыксындыру максатында «1812 елгы сугыш»дигән темага иҗади күргәзмә үтте. Балалар зур кызыксыну белән Бородино сугышының 202 еллык тарихы белән таныштылар.
Зәй шикәр заводында татлы тамырны кабул итү һәм эшкәртүне дәвам итә. 18 нче ноябрьга чөгендер эшкәртү заводы тарафыннан барлыгы 592881 тонна шул исәптән Зәй муниципаль районы басуларыннан 237747 тонна шикәр чөгендере җыеп алынган.Татлы тамырның шикәрлелеге 16,74 % тәшкил итә. Сезон башыннан 75128 тонна шикәр ясалган , былтыр бу вакытка 65500 тонна шикәр җитештерелгән булган.
30 ноябрьдә сәгать 17.00дә “Энергетик”лар мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган конкурс уза. Конкурста катнашу өчен иң актив әбиләр чакырыла.
17 нче ноябрьдә Россиядә участок полициясе көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, аппарат киңәшмәсендә участок полицияләренең иң яхшыларына Башкарма комитет җитәкчесенең Мактау хаты тапшырылды. Котлауларны кабул итәргә Владимир Попов, Николай Комаров, Фәнис Нәфыйков чакырылды.

19
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе
20 ноябрьдә Татарстан Республикасы Россия дәүләт теркәве идарәсе чираттагы “«Бердәм консультация көнен»үткәрә. Бу көн кагыйдә буларак, күчемсез милеккә шәхси хокукны теркәү буенча шөгыльләнүче төрле оешмаларның :Татарстан Республикасы дәүләт теркәве идарәсе, кадастр палатасы, пенсия фонды, салым хезмәте, федераль техник инвентаризацияләү бюросы һәм Казан шәһәре Башкарма комитеты белгечләре белән берлектә үтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International