ЯҢАЛЫКЛАР


19
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Зәйдә тыл ветераннарын 90, 95 яшьлек юбилейлары белән котлау матур традициягә әйләнде. Сугыш елларында авыр хезмәт куйган әлеге буын - хөрмәтләүгә лаек.
« 17 подъезд» ширкәте җыелышы
18 февраль көнне 6 мәктәпнең актлар залында “17 подъезд” ширкәтенең хисап җыелешы булып үтте. Җыелыш эшендә район башлыгы урынбасары Роберт Халитов, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Максимов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Бареев һәм халыкка социаль һәм матди хезмәт күрсәтүче оешма һәм предприятие җитәкчеләре катнашты.
 2008 - 2014 елларда Зәй районында  186 торак йортка капиталь ремонт ясалды. Әлеге программа нигезендә 84 процент торак йорт яңартылды, 28 мең кеше торак уңайлыкларын яхшыртты

18
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
 Әфган җиреннән Россия гаскәрләрен чыгаруга багышланган кичәләр суынып өлгермәде, тагын да олырак бәйрәм - Ватанны саклаучылар көне якынлашып килә
   23 февраль һәм Бөек җиңүнең 70 еллыгы алдыннан, хәрби- патриотик тәрбия бирү йөзеннән Зәй районының Сарсаз Баграж, Бигеш, Сәвәләй һәм шәһәребезнең 6 мәктәбендә "Ягез әле егетләр" дип исемләнгән хәрби-спорт ярышлары булып үтте
 Зәй районында яңа шәһәрара маршрутлар барлыкка килде. Әлегә алар тест режимында эшләячәк. Хәзер Бохарай, Төги һәм Сармашбаш авылларына автобуста җилдерергә мөмкин. Хәзер шулай ук әлеге юнәлештә  пассажирлар санын  исәпкә алу бара.
13-14 февральдә Биектауда “Ватаным Татарстан” газетасы призына герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә традицион турнир узуы турында хәбәр иткән идек. Анда Зәйдән бер төркем көрәшче көч сынашты. Үз авырлыкларында Сармашбаштан Радик Сәлахов – чемпион булды, Чыбыклы авылыннан Руслан Хәмидуллин II урын алды.

17
февраль, 2015 ел
сишәмбе
Зәй муниципаль районы Советының 44 нче утырышында муниципаль районның 2014 елдагы социаль- икътисад үсешенә нәтиҗә ясалып, 2015 елга перспективалары каралды. Сессия эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйт Шакиров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Татьяна Воропаева, Илшат Әминов, Рөстәм Мөхәмәдиев, “Челтәрле компания” ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев катнашты.
  Үзәк китапханәдә 4 мәктәпнең 1 сыйныф укучылары өчен Бөек шагырь Муса Җәлилнең туган көненә багышланган әдәби кичә үткәрелде. Шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында сөйләү аңа багышланган электрон презентация белән чиратлаштырып барылды.
   15 февралдә район мәдәният йортында әлеге исем астында үткән интернационалистларның 8 нче очрашуы булды. Кичә совет гаскәләренең Әфганстан җиреннән чыгарылуга 26 ел тулуга багышланды. Очрашуга Әфганда һәм башка кайнар нокталарда хезмәт иткән егетләр һәм урта вәкилләре чакырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International