« 17 подъезд» ширкәте җыелышы

2015 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе
“17 подъезд» ширкәте шәһәр торак комплексында алдынгы урында тора. Ширкәт карамагында 5 күпфатирлы йорт бар. 2963 кеше яши.
Ширкәт йорт тирәләрен һәм торак коммунль хуҗалыгын тәртиптә тоту буенча күп эш башкара. 2014 елда 7 балалар уен мәйданчыгы тәртипкә китерелде, бер йортка капиталь ремонт башкарылды, подъездга кергән җирләргә саклагыч түбәләр куелды.
Роберт Халитов 2015 елга шәһәр алдында булган планнар турында таныштырды һәм сорауларга җавап бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International