«Бер генә социаль программа да кире кагылмаячак!»,- дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин Зәй район Советы утырышында.

2015 елның 17 феврале, сишәмбе
Сессиягә кадәрле вакыт эчендә, кунаклар Зәй хакимияте территориясе һәм бинасы фойесында урнашкан җирле товар җитештерүчеләрнең күргәзмәләре белән таныштылар. Күргәзмәгә Зәй фермерлары тере товар: герефрод токымлы үгез, нәселле ат, сарык һәм куян алып килгәннәр иде. Районда эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясап, 2015 елга үсеш планнары хакында Башкарма комитет җитәкчесе Разиф Кәримов чыгыш ясады.
- Яңа 2015 нче ел районда “Хезмәт кешесе” елы дип аталды. Һәр кешегә үз һөнәрен табып, тагын да зуррак уңышларга ирешергә язсын. Максатка омтылучан, иҗади һәм намуслы кешеләрне олылау - бу елның төп идеясе,- диде Разиф Кәримов.
Шикәр чөгендерен җитештерүдә ирешелгән уңышлар һәм 2015 елда аны үстерүнең яңа ысуллары белән “Зәй шикәре”ААҖ директоры Шамил Минһәҗев таныштырды.
Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева “Татарстан республикасында 2030 елга кадәр социаль икътисадны үстерү стратегиясе”н эшләү турында сөйләде. Авыл җирлекләрендә эшләнгән эшләр һәм киләчәккә төзелгән планнар турында Кәдер авылы җирлеге башлыгы Римма Солтанбаева доклад укыды.
Парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин:
- Тулысынча алганда ел уңышлы тәмамланды. Республика икътисад үсешенә зәйлеләр дә үз өлешләрен керттеләр. Яңа 2015 ел җиңел булмаячак, нинди милек формасында булуларына карамастан барлык предприятиеләргә, уйлап эш итәргә, алга куелган мәсьәләләрне аңлап, чикләүләрнең йогынтысына бирешмичә, катлаулы чорны мөмкин кадәр югалтуларсыз үткәреп җибәрергә кирәк. Социаль программаларга килгәндә, аларның берсе дә кире кагылмаячак. 2015 ел Бөек Җиңүнең 70 еллыгы, республика парламентына 25 ел, Казанда үтүче суда йөзү спорт төре буенча дөнья чемпионаты, Татарстан Республикасы Президентын һәм җирле депутатларны сайлау кебек мөһим вакыйгаларга бай булачак,- дип ассызыклап әйтте. Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Советы исеменнән муниципаль район үсешенә нәтиҗәле өлеш керткән зәйлеләрне рәхмәт хатлары, медальләр белән бүләкләде. Котлау һәм бүләкләрне Татарстан Республикасы муниципаль берәлекләр Советы рәисе Минсәгыйт Шакиров та тапшырды.
-


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International