ЯҢАЛЫКЛАР


24
март, 2015 ел
сишәмбе
“Улыбка” бию ансамбле үзенең 36 нчы туган көнен билгеләп үтте. Чираттагы хисап концертында тамашачылар яратып өлгергән һәм яңа куелган номерлар күрсәтелде.
Үткән атнада 7 мәктәп базасында “Мин – оста!” бәйгесенең муниөипалҗ этабы булып узды. Анда 2,4,5,6 мәктәп, татар гимназиясе, Сарсазбаграж, Кадер, Түбән Биш, Югары Нәлем, Ал.Слобода, Аксар, Самашбаш мәктәпләреннән 17 егет һәм 7 кыз катнаштылар.

23
март, 2015 ел
дүшәмбе
20 -23 мартта Сызрань шәһәрендә Киокусинкай көрәше буенча Федераль округ беренчелеге үтте. Анда 14 яшьлекләр арасында безнең каратистлар да чыгыш ясады
Үткән ял көнне Зәй районының барлык авыл җирлекләрендә үзара салым буенча референдум үтте. Территориаль сайлау комиссиясе нәтиҗәләре буенча референдум барлык җирлекләрдә дә гамәлдә дип табылган.
Үткән якшәмбе көнне ТНВ каналында Шепкәлеләрне башваткыч тапшыруында карарга була иде. Алар бер команда булып мәдәният йорты директоры Рәфинә Мостафина җитәкчелегендә районның мәдәнияты тарихы турында булган сорауларга җавап бирделәр.
Бүген зәйлеләр «Энергетик» мәдәният сарае каршындагы мәйданга җыелып «Нәүрүз» бәйрәмен билгеләп үтте. Такташ әйткәнчә, март аеның нечкә билле җиле сузылып ятып җиргә кар ашаса да, салкын язгы җил кешеләрне куркытмады, мәйдан уртасында барган тамаша һәркемнең күңелләрен җылытты
Зәй үзәк китапханәсе Әдәбият елы уңаеннан язучылар белән очрашулар оештыра башлады. Шундый очрашуларның чираттагысы тумышы белән Зәйдән, бүгенге көндә Чаллыда яшәүче әкият язучы Галина Егорова белән булды

21
март, 2015 ел
шимбә
Россия Федерациясенең Татарстандагы социаль иминиятләү бүлегенең 15 филиалы хәбәр итүенчә 2015 елның 1 июленнән Республика территориясендә барлык эшләүчеләр һәм эш белән тәэмин итүчеләр өчен “Турыдан-туры түләүләр” проекты гамәлгә керәчәк.
Шәһәр мәдәният йортында “Агачлар- җир яме!”,- дип аталган традицион-экологик бәйрәм үтте. Чарага 5 нче мәктәпнең укытучы һәм укучылары да чакырылган иде
Бохарай авыл клубында тантаналы рәвештә тыл ветераннарына юбилей медальләре тапшыру үткәрелде. Авыл җирлеге башлыгы Рамиль Миннегулов, мәктәп балалары Бохарай, Шунак, Алькино тыл ветераннарын бик җылы итеп котладылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International