ЯҢАЛЫКЛАР


21
март, 2015 ел
шимбә
Мәктәп укучыларының язгы каникуллары башланыр алдыннан юл йөрү кагыйдәләрен искәртү максатыннан Зәй шәһәренең “Космос” яшьләр үзәгендә башлангыч сыйныф укучылары катнашында үзенчәлекле чара үткәрелде

20
март, 2015 ел
җомга
Бүген, 20 март көнне, хакимиятнең зур залында әйләнә-тирә моһитны саклау өлкәсендә дәүләт инспекторы Р.Х. Низамов катнашында “Санитар-экологик ике айлыгын үткәрүгә әзерлек” буенча зона киңәшмәсе үткәрелде.
“Васелек” балалар бакчасы Республика мәгарифе стратегиясе нигезендә 2010-2015 елга кабул ителгән “Киләчәк” программасын үтәү буенча “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” бәйгесе игълан ителгән иде. Бәйге нәтиҗәләре буенча “Василек” балалар бакчасы җиңүче дип табылды.
18 мартта Үзәк китапханәдә Россиядә игълан ителгән Әдәбият Елын ачу булды. «Әдәби дулкын» дип аталган бу чара, Бөтендөнья поэзия көненә багышланган иде. «Поэзия көне» алдыннан монда бөек сәнгатьне сөюче һәм танучылар җыелды.
Шәһәребезнең 7 мәктәбендә “Мин- оста!” – дип исемләнгән бәйгенең муниципаль этабы старт алды. Бәйгедә педагогик хезмәткәрләр, технология укытучылары һәм 9-11 сыйныф укучылары катнаша
Илебезнең иң олы бәйрәме – Бөек Җиңүнең 70 еллыгына шәһәр мәдәният йортында эшләп килүче “Балалар рәсем ясый”- дигән һәвәскәрләр берләшмәсе “Сугыш балалар күзлегеннән” – дигән бәйге үткәрде.

19
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе
20 мартта иртәнге сәгать 8дән кичке 4кә кадәр “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге җәмәгать кабул итү бүлмәсендә (үзәк китапханә, 10нчы бүлмә) чираттагы халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне уза үтә.
18 мартта балалар музыка мәктәбендә “Әлмәт” милли-мәдәни үзәгенең камера оркестры чыгышы булды, җитәкчесе – Фатыма Хөснетдинова.
Бөек Ватан Сугышында катнашкан ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә юбилей бүләкләрен тапшыру дәвам итә.”Кыш озату” көнендә Аксар авылының 29 тыл хезмәтчәненә “1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында “Җиңүнең 70 еллыгы” юбилей медальлләре тапшырылды
Шәһәребезнең үзәк китапханәсендә “Кеше.Закон.Дөреслек” клубы эше кыссаларында “Сак бул-алкоголь! Эчәргә яки яшәргә” – дигән темага сөйләшү үткәрелде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International