Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәйлеләр "Нәүрүз"не бәйрәм итте
2015 елның 23 марты, дүшәмбе
. Нәүрүз бәйрәме нәкъ менә көн белән төннең тигезләшкән чорында билгеләп үтелә. Бабаларыбыз элекке вакытларда Ай һәм Кояш календаре буенча яшәгән. Яңа елның беренче көне итеп көн белән төннең тигезләшкән вакытын (ул 21 мартка туры килгән) исәпләгәннәр. "Нәүрүз" фарсы телендә "яңа көн" дигәнне аңлата. Нәүрүз бәйрәме бүген дә уздырыла. Бу уңайдан бар халык урамга чыга, күңел ача. Иң чибәр, иң уңган кызны Нәүрүзбикә итеп сайлап куялар. Ул Кыш бабай белән ярыша һәм җиңеп чыга. Әнә шулай Кыш бабай рәвешендәге иске ел куып җибәрелә. «Энергетик» мәдәният сарае сәнгать осталары әзерләгән театрлаштырылган тамашада да Кыш бабайның Зәебездән китергә теләмәвен, ә Нәүрүзбикәнең барыбер йомшак кына үз дигәненә ирешүен күрде тамашачылар. Алар аркан тартышып та, җыр-биюгә осталыкта да, төрле спорт уеннары буенча да ярыштылар. Матур бәйрәм тамашасын балалар иҗат йортында шөгыльләнүчеләр дә бизәде. Концерт программасыннан тыш, иҗат йортында эшләп килүче «Виктория» музыкаль иҗат төркеменә йөрүче балалар җитәкчеләре Фәридә Иноятова белән берлектә мәйдан читендә гитарада уйнау буенча мастер класста күрсәттеләр. Биредә үк гитарада уйнарга башлангыч гыйлем туплаучылар да булды. Халык бәйрәм тамаша-концертыннан да, төрле чаралардан да, ябалак булып киенгән «артист» белән фотога төшүдән дә канәгать калды, яңа эш атнасына күтәренке рух туплады. - «Нәүрүз» бәйрәме хәзер төрле милләт халыкларына да якын бәйрәмгә әверелде. Бүген дә дәртле музыка тавышын ишетүгә мәйданга чыктым. Җыр-моң, гореф-гадәтләребезне онытмый яшәү, башка милләтләрнең дә үзенчәлекле бәйрәмнәрен күрү, үз итү яшәү рәвешен бизи. Бу балаларыбыз-оныкларыбызның киләчәктә бер-берсен хөрмәтләп дус-тату яшәве өчен дә мөһим, - ди шәһәрдәшебез Зинаида Григорьева. Менә шулай яхшы ниятләр белән, бердәм билгеләп үтте зәйлеләр «Нәүрүз»не.
"Зәй офыклары" редакциясе
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы ветераннар бер үк вакытта ике пенсия ала
Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары бер үк вакытта картлык буенча иминият пенсиясе һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча инвалидлык буенча пенсия алырга мөмкин.
Татарстанда яшәүчеләргә 2026 елда пенсия тупланмаларын ничек алырга
Пенсия акчаларын туплаган Татарстанлылар 2026 елда түләүләрнең өч вариантының берсенә дәгъва итә ала: вакыты чикләнмәгән тупланма пенсия, бер тапкыр бирелә торган түләү яисә сроклы түләү (билгеле бер срокка). Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге мәгълүматлары буенча, быелның гыйнварыннан 1 500 татарстанлыга мондый түләүләр билгеләнгән һәм күчерелгән.
ТР буенча Социаль фонд бүлеге хезмәткәрләре MAX мессенджерында 25 меңнән артык кешегә цифрлы ID урнаштырырга ярдәм итте
Цифрлы идентификаторны тоташтыру мөмкинлеге 2025 елның сентябрендә үк барлыкка килде. Шушы вакыт эчендә аннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегенең 25 000 клиенты файдалана алды. Аларның 13 меңгә якыны - пенсия яшендәге кешеләр, 4 меңгә якыны - инвалидлыгы булган гражданнар һәм тагын шуның кадәр үк - күп балалы ата-аналар.
ТР да 1,5 яшькә кадәрге балаларны карау буенча пособие түләүгә 24,2 млн нан артык акча күчерелгән
Яшь ярымга кадәрге балага пособиене баланың әнисе генә түгел, фактта бала караучы әтиләр, башка туганнары, шулай ук опекуннар да исәп тотарга хокуклы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз