"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит"

2015 елның 6 августы, пәнҗешәмбе
. Быел да әлеге акция бара. Бүген “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе кысаларында җыелган акчалардан беренче төркем балаларга мәктәп кирәк-яраклары тутырылган сумкалар бүләк ителде. Булачак беренчеләр өчен күркәм тантаналы чара “Шатлык” халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә үтте. Социаль яклау идарәсе белгечләре, социаль педагоглар әзерләгән уен-тамашалар балалар өчен белем иленә юл алуда беренче зур бәйрәм булды. Район авылларыннан чакырылган 32 булачак беренче сыйныф укучысы башкарма комитет җитәкчесе Разиф Кәримов кулыннан матур сумкалар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International