ЯҢАЛЫКЛАР


30
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Зәй шикәр заводына 445 мең тонна чөгендер чималы китерелгән, шуның 146 мең тоннасы Зәй районыныкы. Татлы тамыр алу башланганнан бирле Басу-шикәр заводы маршруты буенча 28 мең рейс чөгендер төягән йөк машиналары килгән.
26 сентябрьдән “Энергия” стадионында шәһәр беренчелегенә яшьләр арасында футбол буенча ярышлар башланды. Анда 7 команда катнаша: “Арарат”, “Атлетик”, “Витязь», «Олимп», «Старый Заинск», «Мирный», «Барс -99». Финал уеннары 3 октябрьдә “Энергия” стадионында булачак.

Ял көне клубы үз эшен “Урман дөньясы” экологик-тарихи үзәгендәге экспонатларны караудан башланды. Анда “Мирный бистәсе тарихы” турында медиа-күргәзмә эшләде.

29
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе
Өлкәннәр көне уңаеннан иске Зәй бистәсендә “Җирдә яшәү өчен” дип исемләнгән нәниләр бәйгесе булып үтте. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырган иҗат ярышы спорт мәйданында оештырылд
22 сентябрь көнне “Энергия” стадионында “Алтын көз” кроссы үтте. Анда балык шәһәр мәктәпләреннән 5 сыйныф укучылары катнашты. Командага 8 укучы керде-4 егет һәм 4 кыз. Алар 500 метр дистанциягә ярыштылар.
Зәй районында чөгендер алу тулы куәткә бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, чөгендер 4030 гектарда алынып, 165230 тонна татлы тамыр җыелды. Бу - барлык мәйданның 48 проценты.
Аксар җирле үзидарәсенең өч авылында балалар уен мәйданчыгы ачылды. Аксар, Иске Тәкмәк авылларында алар грант акчасына , ә Перцовкада самообложение акчасына төзелде. Авыл нәниләре өчен әлеге вакыйга бәйрәм төсе алды.


28
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Зәйдә эшсез калган гражданнарны яңа профессиягә укыту тәмамланды. Зәйлеләр яңа белгеч буларак “ЭВМ операторы” дигән сертификат алдылар. Бу һөнәр аларга яңа эш табарга ярдәм итәчәк.
19 сентябрь көнне атлар спорт мәктәбендә ат спорты буенча беренчелек үтте.
25 сентябрь көнне С. Рафиков исемендәге Үзәк китапханәдә 4 мәктәпнең 9 сыйныф укучылары өчен “Интернет: әйе һәм каршы” дигән темага әңгемә үтте. Бүген Интернет – иң уңай хәзерге заман таләпләренә җавап бирә торган җайланма.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International