29 декабрь көнне, боз сараенада 2015 елга хисап җыелышы булып үтте. Билгеләнгән вакытка, бәйрәмчә бизәлгән боз сараена предприятие, оешма вәкилләре, сугыш һәм хезмәт ветераннары, шәһәр һәм район җитәкчеләре җыелды. Бәйрәмне бәйрәм композициясе белән башлап җибәрделәр. Аннан сәхнәгә район башлыгы Разиф Кәримов күтәрелде. Ул 2015 елда булган уңышлар турында бәян итте һәм 2016 елга планнар белән таныштырды. Разиф Галиевич шулай ук “Ел кешесе” һәм “Кышкы әкият” конкурслары номинациясендә җиңүчеләрне котлады – аларга Дипломнар тапшырды. Шулай ук төрле номинациядә җиңеп чыккан җитәкчеләргә дипломнарны район башкарма комитеты битәкчесе Илнар Хафизов, район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Максимов тапшырды.