19 августта музей хезмәткәрләре “Факел” яшьүсмерләр клубы белән “Чакрымга сузылган сәләмәтлек” исеме астында шәһәр буенча велосипедта экскурсиягә чыктылар. Экскурсия маршрутында иске Зәйнең тарихи урыннарында булу һәм алар турында белешмә бирү каралган иде. Маршрутның тәмамлануы мәктәп тауында булды.