Зәй муниципаль районы Советының чираттагы 8 нче күчмә утырышы

2016 елның 27 апреле, чәршәмбе
Бүген Югары Мәлем авылы җирлегендә Зәй муниципаль районы башлыгы Р.Г.Кәримов рәислегендә Зәй муниципаль районы Советының чираттагы 8 нче күчмә утырышы булды. Утырышның пленар өлешенә кадәр район Советы депутатлары Югары Мәлем авыл җирлегенә караган Керәшен Мәлемендә авылда эшләүче яшьләрне торак белән тәэмин итү республика программасы кысаларында йорт салучы Бариновлар, кече ферма төзелеше алып баручы Валентина Ионова белән Рәфкать Кисаев шәхси хуҗалыкларында булдылар. Депутатларның урынга чыгып авыл халкының тормыш-көнкүреше белән танышуы очраклы түгел, ә авыл халкының эшлеклелек активлыгын күтәрү иде. Шулай ук, бүгенге көндә иң мөһим булган язгы-кыр эшләренең торышы белән дә таныштылар. Утырышта депутатлар көн тәртибенә чыгарылган тугыз мәсьәләне тикшереп, тиешле карарлар кабул иттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International