Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
2026 ел башыннан Татарстанда 60 меңгә якын гаилә ана капиталы акчасын балаларының белем алуына юнәлдергән
2026 елның 26 мае, сишәмбе
Сертификатның күләме индексацияләнде һәм беренче бала туган гаиләләр өчен ул 728 921,90 сум тәшкил итә. Сертификаттан файдалану хокукыннан беренче бала тугач файдаланмаган очракта, икенче бала туганнан соң пособие күләме 963 243,17 сум булачак. "Дәүләт программасы гамәлгә кергәннән бирле ана капиталын балаларга белем бирүгә файдалану- куллануның иң популяр юнәлешләреннән берсе булып кала. Татарстанда тупланган статистика игътибарга лаек: программа эшли башлаганнан бирле төбәкнең 59 меңнән артык гаиләсе ана капиталын балаларын укытуга юнәлдерү турында карар кабул иткән”, - дип ассызыклады Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. Шунысын билгеләп үтү мөһим, программа мөмкинлекләре бала мәктәптә яки югары уку йортларында укыган өчен түләү белән генә чикләнми. Ата-аналар акчаны баланы балалар бакчасына йөрткән, караган һәм тәрбияләгән, шулай ук баланың үсешенә ярдәм итә торган өстәмә дәресләргә - түгәрәкләргә, спорт секцияләренә, иҗади студияләргә, чит телләрне өйрәнү курсларына йөрткән, хәтта автомәктәптә укыткан өчен түләүгә дә юнәлтә алалар. Сертификатны әлеге максатларга куллануның төп шарты үзгәрешсез кала: акча күчерелә торган белем бирү оешмасының тиешле эшчәнлек алып баруга гамәлдәге лицензиясе булырга тиеш. Россия социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге балалы гаиләләргә ярдәм чараларының киң спектрын - бала тугач бирелә торган түләүләрдән алып, айлык пособиеләргә, ташламаларга һәм ярдәмнең башка төрләренә кадәр күрсәтә. Әлеге ярдәм чаралары барлыгын белү белән генә канәгатьләнеп калмыйча, алардан ничек файдаланып буласын да аңлап кулланырга кирәк. Файдалы материаллар: • Балалары булган гаиләләргә нинди түләүләр һәм пособиеләр каралган (https://vk.com/wall-88374737_5286); • Ярдәм чараларын онлайн вариантта ничек рәсмиләштерергә (https://vk.com/wall-88374737_5314?); • Баланы укыту һәм һәрьяклы үстерүгә ярдәм (https://vk.com/wall-88374737_5388?); • Яшүсмерләрне җәйге чорда эшкә урнаштыру (https://vk.com/wall-88374737_4463?). Нинди ярдәмнән файдалану хокукы барлыкны онлайн тикшереп карарга мөмкин, - моңа бары берничә минут кына сарыф ителә һәм боларны белү мөһим түләүләрне вакытында һәм тиешле күләмдә алып барырга ярдәм итә. Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге хезмәтләре турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге MAX, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга мөмкин. Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 номеры буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
май, 2026 ел
1 июньнән ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче татарстанлылар ике яки аннан да күбрәк бала үстерүче эшләүче ата-аналар өчен түләү рәсмиләштерә алачак
Әлеге төр түләүне алуга 18 яшькә кадәрге (уку йортының көндезге бүлегендә укучылар 23 яшькә кадәр) ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче эшләүче ата-ананың (шулай ук уллыкка алучыларның, опекуннар һәм попечительләрнең) икесенең дә хокуклары бар. Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге искәртә: әгәр ата-аналар узган елда (2025) эшләмәгән һәм НДФЛ түләмәгән булса, быел аларга түләү билгеләнмәячәк.
Район башлыгы Разиф Кәримовның Корбан бәйрәме белән котлавы
Хөрмәтле мөселманнар! Чын күңелдән сезне изге Корбан бәйрәме белән котлыйм!
Зәйдә ТР авыл районнары арасында җиңел атлетика буенча чемпионат узды
23 майда Зәй шәһәрендә «Уңыш» балалар бакчасының 90 еллыгына багышланган Татарстан Республикасы «Сәламәтлек» ХIII авыл Спартакиадасы кысаларында җиңел атлетика буенча Чемпионат узды. Спорт вакыйгасы массакүләм спортны үстерүгә һәм халык арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлтелгән «Спорт Россия» дәүләт программасы кысаларында узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз