Зәй шикәре” агрофирмасының “Родина” бүлекчәсе механизаторлары техниканы яхшы шартларда ремонтлый. Остаханәдә былтыр капиталтөзекләндерү эшләре барды. Түбәдән алып идәнгә кадәр барлык кирәк төзекләндерү эшләре башкарылды. Хәттә куркынычсызлык чаралары да үтәлгән: яңадан янгынга каршы инвентарь, электр чыбыкларына җир белән тоташтыру каралган, куркынычсызлык буенча кулланмаларга кадәр бар. Бүген агрофирмада 92 трактор, 38 чәчү агрегаты, 1 чәчү комплексы, 19 культиватор, 8 катнаш агрегат, 11 дискатор, 41 дым саклау агрегаты бар.Инде кайбер агрегатлар ремонтланып бетә. Чәчүдә эшләүче тракторларның 38 ремонтланган. Чит ил агрегатлары Чаллы шәһәренең “ФинАгроТрейд” оешмасында төзекләндерелә.