Үзенчәлекле сыйныф сәгате оештырылды

2016 елның 19 гыйнвары, сишәмбе

Зәй районның барлык мәктәпләрендә 15 гыйнварда Нюрнбергта халыкара хәрби трибуналга 70 ел тулуга багышланган сыйныф сәгатьләре үтте. Татар гимназиясендә яшь тарих укытучысы Рөстәм Кәлимуллин үткәргән дәрестә шәһәр прокуроры ярдәмчесе Анар Вәлиев та катнашты. VII – IX сыйныф укучылары тарихта тирән эз калдырган хәрби трибунал турында кызыксынып тыңлады. Дәрес барышында балаларга сценарий авторы Россия Федерациясе Генераль прокуроры урынбасары А.Г. Звягинцев булган “ Нюрнберг. 70 лет спустя” дип исемләнгән документаль фильм да күрсәтелде. Энҗе Әгъләмова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International