Район Советы башкарма комитеты җитәкчесе Р.Г. Кәримовның район хезмәтчәннәрен һәм кунакларны татар милли бәйрәме Сабан туе белән котлавы

2015 елның 5 июне, җомга
Тынычлык, игелеклелек идеалларын гәүдәләндереп, барлык халыкларның мәдәниятен үзара баетуга ярдәм итеп, Сабантуй дуслык, иминлек тантанасына әверелде. «Сука туе» буларак башланган бәйрәмне халык яратып, үз итеп Татарстанда гына түгел, Россиянең күп кенә регионнарында үткәрелүче олы бәйрәм - Сабантуйга әверелдерде. Бүген инде ул шулай ук чит илләрдә дә бәйрәм ителә һәм үз мәйданына төрле милләт һәм дин кешеләрен җыя. Зәйлеләр өчен Хезмәт кешесе елында үткәрелүче Сабантуй үзгә, актуаль яңгыраш ала һәм ул онытылмас, бизәкләргә бай тантана булачак.
Елдан-ел авыл хезмәтчәннәре үзләренең һөнәри осталык дәрәҗәсе үсүен раслап килә, алар игелекле хезмәтләрендә югары уңышларга ирешә, аерым әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итә. Бүген кырлардагы хәтфәдәй яшел уңышлар тигез тишелеше, чисталыгы белән күзләрне иркәли. Үзенең күңел җылысын салып, намуслы хезмәте белән яңа уңышка нигез салуга өлеш керткән һәркемгә рәхмәт белдерәм.
Кадерле дуслар, Сабантуйның кабатланмас мизгелләре сезне тагын да сөендерсен, спорт ярышларыннан алган азарт уңай кичерешләр, физик көч өстәсен. Сезнең барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм иминлек, республикабызның чәчәк атуы өчен иҗади энергия телим.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International