“Йолдызлык” лагере беренче сменада ял итүчеләрне кабул итте

2015 елның 5 июне, җомга
“Йолдызлык” лагереның беренче сменасына авыллардан, шәһәрдән 100 бала килде. Алар, 4 отрядка бүленеп, спорт, мәдәни чаралар, төрле ярышлар белән 21 көн дәвамында биредә ял итәчәк.
Көндәлек программалардан тыш, быел “Йолдызлык” лагеренда балаларны Бөгелмә курчак театры гастрольләре һәм башка шундый үзенчәлекле мәдәни чаралар көтә. Ә лагерьны тантаналы ачуда Самара циркы артистлары үзенчәлекле тамаша күрсәтеп куандырды.
Гомумән, бу җәйдә “Йолдызлык”та 4 сменада 497 баланы ял иттерергә исәп тотабыз, ди яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Елена Павлова.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International