Зәйнең Мәлем авылында обелиск ачылды

2015 елның 7 мае, пәнҗешәмбе
Мемориаль объект авыл халкы үтенече буенча Мәлем җирлеге хисабына төзелде. Ул тимер коймалар белән дә әйләндереп алынды. Облискның бер ягында - яуга китеп башларын салганнар, икенче ягында исә сугыштан кайтып, данлы хезмәт юлы үтеп, бакыйлыкка күчкән ветераннар исемлеге. Керәшен Мәлеменнән сугышка 98 ир-егет китеп, шуларның 29ы гына авылга әйләнеп кайта. Кызганыч бүген авылда бер генә сугыш ветераны да юк, тыл ветераннары 7әү исәпләнә.
-Обелиск Бөек Ватан сугышында һәлак булган, аннан исән кайтып авыл тормышын күтәрүгә тиңдәшсез өлеш керткән, шул чорларда тылда хезмәт куйганнарга, сугыш чоры балаларына атап эшләнде, - ди җирлек башлыгы Фәнзия Николаева.
Аны ачу тантанасына әлеге уңайдан мәлемлеләрнең шатлыгын уртаклашырга дип район башлыгы урынбасары Роберт Халитов килде, ул авыл халкын, ветераннарны район җитәкчесе Разиф Кәримов исеменнән Җиңү көне белән котлап, теләкләрен юллады. Укучылар һәм мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән бәйрәм тамашасы кемне генә тетрәндермәде икән?! Кыскасы, Керәшен Мәлеме авылында беренче мәртәбә хәрби җырлар, шигырьләр яңгырады. Һәркемдә бәйрәм рухы, күңел күтәренкелеге иде.
Соңыннан бер минут тынлык игълан ителеп, обелиск алдына чәчәкләр куелды
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International