Иске Зәйдә үзенчәлекле автойөреш үтте

2015 елның 7 мае, пәнҗешәмбе
Шәһәр Советы рәисе урынбасары Марсель Хуҗин җитәкчелегендә 12 экипаж искезәйлеләргә Җиңү бәйрәме рухын бирде. Чарада катнашучылар сугыш елларында фронтка китүчеләрне озату урыны булган иске хәрби комиссариат урынында митинг үткәрде. Аннан сугыш ветераннары Василий Емелин, Анатолий Иванов, Максим Лукъяновларны өйләрендә үзенчәлекле котлау оештырылды. Автойөрешнең иң соңгы тукталышы “Азатлык китерүче солдат“ һәйкәле янында булды. Өлкәннәрне хөрмәтләүгә аеруча яшьләрнең күпләп катнашуы куанычлы, дип ассызыклый чараны оештыручы Илгизә Мотыйгуллина.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International