Яңа спорт министры Зәйдә

2014 елның 1 октябре, чәршәмбе
Шимбә көнне, көндез Татарстан башкаласында спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатына күпме вакыт калганлыгын санап торучы, стела ачу турында хәбәр булды, соңрак Чаллыда дзюдо буенча зур ярышлар башланды, ә сәгать кичке 6 да Зәйнең ТР Федераль чаңгы ярышлары үзәгендә спорт министры Владимир Леонов инфраструктура базасында булды, спортчыларның тренировка ясау һәм яшәү шартлары белән танышты. Тиздән үзәкнең кар патшалыгында, март аена кадәр, төрле төрдәге чаңгы ярышлары узачак. Бөтен үзгәрешләр Татарстан Республикасы чаңгы һәм биотлон президенты, «Челтәр компаниясе » ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев инициативасы белән һәм аның контролендә үтте. Очрашуда Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Разиф Кәримов катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International