Зәй районында мәктәп парталары артына биш меңнән артык укучы утырды

2014 елның 3 сентябре, чәршәмбе
Белем көнендә Зәй районында мәктәп парталары артына барлыгы 5307 бала утырды. Беренче мәртәбә мәктәп баскычларын 570 беренче сыйныф баласы атлап керде, аларның 480 ен шәһәр җирендә,90-ын авыл җирендә яшәүчеләр тәшкил итә. Тантаналы бәйрәм линейкасында беренче сыйныфка керүче балалар, муниципаль район башлыгыннан мәктәп укучысы җылмасын, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Роберт Миннегалиевтан өч телдә язылган китап кабул итеп алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International