Зәйдә үткән шимбәдә чираттагы дүртенче ярминкә булып үтте

2014 елның 26 августы, сишәмбе
Зәйдә үткән шимбәдә чираттагы ярминкә булып үтте. Яшелчә һәм бал ярминкәнең төп ризыгы булды, ә сатып алучыларның күбесе пенсионерлар иде. Ярминкәне фермерлар һәм авыл җирлекләрендә яшәүчеләр үстергән берсеннән берсе матур чәчәкләр, яшелчә һәм җиләк-җимешләр тулыландырды. Помидор, баллы борыч, баклажан, суган, бәрәңге, кәбестә һәм кишерне күпләп сатып алырга мөмкин булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International