“Исәнлек бир фиточәй”

2014 елның 24 июле, пәнҗешәмбе
23 июльдә туган якны өйрәнү музее йортында “Кояшкай” мәктәп яны лагерында тәрбияләнүчеләр өчен “Исәнлек бир фиточәй” – дип исемләнгән чара үтте. Борынгы заман йолаларының иң әйбәтләреннән саналганы – пар бөркеп торган самовардан чәй эчү.
Чара барышында алып баручы чәй традицияләре турында, аның кеше организмына ничек тәэсир итүе турында сөйләде. Балалар чәй турында мавыктыргыч сорауларга һәм табышмакларга җавап бирделәр. Чәйнең тәмен һәркем үзенчә бәяләде. Балаларны озатып килүчеләр аларның искитәрлек тыныч тотуларын һәм кызыксыну белән тыңлап торуларына гаҗәпләнделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International