Яңалыклар

2014 елның 21 июле, дүшәмбе
Балалар шәһәр мәдәният йорты үткәргән чараларда иң актив катнашучылар. Алар яңалыкны тиз отып алалар.21 июль көнне дә шулай булды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре мәктәп һәм клуб яны лагерьларында тәрбияләнүчеләрне чакырып белем дәрәҗәсен арттыруга исәпләнгән “Иң – иң” – дип аталган викторина үткәрделәр. Чараның башында алып баручы балаларның белем дәрәҗәсен сыный торган сораулар бирде. Аларга җавап алгач уенның төп өлеше башланып китте. Уен балалар күңеленә биктә хуш килде. Алар бик теләп уйнадылар һәм күңелле ял иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International