Зәй укучысы – Бөтенроссия җиңүчесе

2014 елның 15 июле, сишәмбе
Шәһәрнең 4 мәктәп укучысы Елизавета Скарликова Сочи шәһәрендә үткәрелгән “Талантлар салюты” иҗат төркеме оештырган “Олимпия ярларында”- дип аталган балалар иҗаты бәйгесендә җиңү яулап кайтты.Ул “Бию иҗаты” номинациясендә үз яшендәге төркемнәр арасында III нче дәрәҗә Лауреат исемен яулады. Лиза “Мәктәп еллары” бию төркемендә шөгельләнә (җитәкчесе – Ольга Скребкова). Әлеге бәйгедә Россиянең 37 шәһәреннән 700 бала катнашты. Илебезнең төрле төбәкләреннән инструменталь, вокал, хореография һәм театраль осталыкларын күрсәтергә төрле коллективлар һәм аерым башкаручылар җыелган иде.
Елизаветаның бу беренче генә җиңүе түгел. Лиза узган кышта Швециядән II нче дәрәҗә Лауреат кубогын алып кайткан иде. Республикакүләм бәйгедә икенче урынны алган иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International