Зәйнең биш кешесе республикакүләм ифтар мәҗлесендә катнаштылар

2014 елның 14 июле, дүшәмбе
8 июльдә “Казан Арена стадионында II-нче республикакүләм ифтар мәҗлесе үткәрелде. Аңа 3 меңгә якын кеше җыелган иде. Мәҗлестә Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов та бар иде. Ифтарда Зәй төбәгеннән: Сәгыйть хәзрәт Камалов, Фатих хәзрәт Нуруллин, Ильсур Әюпов, Руслан Фатихов, Фәнил Мохәммәтҗановлар катнаштылар. Мәҗлестә катнашучылар олы дин әһелләренең вәгазьләрен тыңладылар. Һәр чыгыш ясаучы Рамазан аенда ураза тотуның сәвабы турында тыңлаучыларга җиткерергә тырыштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International