Предприятиеләр, оешмалар һәм учреждениеләрне кышкы сезонга әзерләү буенча штаб утырышы

2014 елның 11 июле, җомга
10 июльдә предприятие, оешмалар һәм учреждениеләрне кышкы җылы бирү сезонына әзерләү буенча штаб утырышында Зәй ГРЭС ы генераль директоры чыгышы тыңланды. Авыл мәктәпләрендә җылылык системаларына контроль басым ясаганнан соң килеп чыккан җитешсезлекләрне бетерү буенча эш нәтиҗәсе белән мәгариф идарәсе башлыгы чыгыш ясады. Штаб утырышында шулай ук күпфатирлы йортларда һәм социаль-мәдәни объектлардагы җылылык системасына басым ясау нәтиҗәсендә килеп чыккан җитешсезлекләрне бетерү буенча белешмә тыңланды. “Бердәм хисап үзәге” директоры торак – коммуналь хезмәтләр өчен җыелган бурычлар буенча аңлатма бирде.
Күпфатирлы йортларда НДС түләүне киметү буенча эшне оештыру, бурычларны киметү, “Генерацияләү компаниясе” нә булган бурычларны реструктуризацияләү буенча килешү нигезендә алып бару мәсьәләләре каралды. Штаб утырышының эшенә йомгаклау сүзе белән район Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Павел Андреевич Байрашев чыкты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International