Сәламәтлеккә – әйе

2014 елның 11 июле, җомга
10 июль көнне шәһәр мәдәният йортында клуб һәм мәктәп яны җәйге лагерына йөрүче яшүсмерләр өчен “Сәламәтлеккә – әйе”- дип исемләнгән уенлы бәйге үткәрелде.
Сәламәтлек һәркем өчен олы байлык. Шуңа күрә чараның девизы халык мәкаленнән сайланган – “Сәламәт булсаң – ирешерсең барсына”- дип аталды.
Чарада 2 команда катнашты: “Чистачыклар” һәм “Витаминкалар”. Алар, “Спортчы адымы”, “Сәламәт – барысыда әйбәт”, “Рух көче”- дигән һәм башка бәйгеләрдә ярыштылар. Китапханәче балаларны сәламәтлек турындагы китаплар белән таныштырды.
Бәйге нәтиҗәсендә жюри составы «Витаминкалар» командасын җиңүче дип тапты. Команда капитаннарына призлар, уеннарда катнашучыларга тәмле бүләкләр тапшырылды. Яшүсмерләр бер-берсенә сәламәтлек теләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International