Ял паркында шәһәрдә яшәүчеләр өчен гаилә , мәхаббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм чарасы үтте.

2014 елның 11 июле, җомга
Яшьләр идарәсе ял паркында шәһәрдә яшәүчеләр өчен гаилә, мәхаббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм чарасы үткәрде. Бәйрәмне алып баручылар тормышның авырлыкларына һәм каршылыкларына карамастан олы тормыш юлын бергә үткән һәм бер берсенә тугрылыклы булып калган парларны котладылар. Андый парларга – “..ике өлеш”- дип әйтәләр. Алар - Камалюковлар гаиләсе – Минзекрем һәм Валентина Дмитриевна. Шулай ук тормыш юлын дистәләгән ел бергә үткән һәм тәртипле балалар тәрбияләгән Лукъяновлар һәм Адельшиналар гаиләсен котладылар. Барлык гаиләләр истәлекле бүләкләр алдылар. Шулай ук Лукъяновлар гаиләсенә “Мәхаббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырылды.
Гаиләләр гаилә тормышының серләре белән уртаклаштылар. Кузнецовларның булачак гаиләсенә теләкләр белдерделәр. Барлык гаиләләр ромашка чәчкәләреннән ясалган букетлар белән бүләкләнде. Бәйрәм программасы концерт номерлары белән бәйләнеп барды, балалар белән клоуннар уйнады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International