Бөтенроссия гаилә,мәхаббәт һәм тугрылык көне

2014 елның 9 июле, чәршәмбе
Зәй районының парлы гаиләләренә “Мәхаббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырылды
11 тармаклы ромашка Бөтенроссия гаилә, мәхаббәт һәм тугрылык билгесе булып тора. Шәһәр бәйрәмендә ромашкалар күп булды. Чәчкәдән ясалган букетлар “Энергетик” мәдәният сараеның баскычларына вазаларда, гашыйк парларның өстәлләредә,валҗс әйләнүче парларның кулларында да бар иде.
ЗАГС бүлеге бәйрәмгә мактаулы парлы гаиләләрне чакырган иде. Александр һәм Светлана Соболевалар, Игнат һәм Мария Уразайкиналар 25 ел бергә гомер иткәннәр. Ярты гасыр бергә гомер кичерүче парлар – Хиннур һәм Сәлимә Вәлиевалар да түрнең башында булдылар.
Бәйрәм белән зәйдәге барлык гаиләләрне шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Максимов котлады һәм Вәлиевлар гаиләсенә “Тугрылык өчен медале” тапшырды. Парлы, озын гомерле гаиләләр хөрмәтенә җырлар, биюләр, шигырьләр яңгырады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International