Шәһәр мәдәният йортының тамашачылар залында “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көненә багышланган бәйрәм кичәсе үтте

2014 елның 8 июле, сишәмбе
8 июльдә шәһәр мәдәният йортында “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көненә багышланган бәйрәм үткәрелде. Анда “Вдохновение” бию коллективы, гитарада уйнарга өйрәнүчеләр түгәрәге катнашучылары чыгыш ясады. Концерт программасы Валентина һәм Павел Филлиповлар гаиләсен котлау белән башланып китте. Алар быел гаилә коруларына 60 еллык юбилейларын билгеләп үтәчәкләр. Аларга теләкләрнең иң изгесе, котлауларның иң зурысы булды. Гиләдә 4 бала, 5 онык һәм 8 оныкчык тәрбияләнгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International