Яңалыклар

2014 елның 7 июле, дүшәмбе
Зәйдә бу атна көтеп алынган күңелле вакыйга белән башланып китте. Шәһәрнең яңа микрорайонында калкып чыккан балалар бакчасы сабыйлар өчен тәүге мәртәбә ишекләрен ачты. Бакчаны ачуда республика Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуы куанычлы мизгелләрне тагын да арттырды. Мәктәпкәчә яшьтәгеләр учреждениесенең исеме дә җисеменә туры китереп “Шатлык” дип аталды. Республика программасы кысаларында төзелгән бина кечкенә зәйлеләргә президент бүләге булды. 120 урынга исәпләнгән бакча физкультура-сәламәтләндерү юнәлешендә эшләячәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International