“Яшьләр көне”

2014 елның 30 июне, дүшәмбе
29 нчы июнь көнне “Энергетик” мәдәният сарае мәйданында “Яшьләр көненә” багышланган бәйрәм кичәсе үтте.
Шәһәрдә беренче тапкыр “Эт белән ханым” – дигән шоу- программа бәйгесе үткәрелде. Катнашучылар үзләренең этләре белән тугрылык, дуслык, хайваннарга карата мәхәббәт үрнәге күрсәттеләр.Хатын – кызлар өчен оештырылган “Озын үкчәле түфли белән чабу” бәйгесе һәркемнең күңеленә хуш килде. “Сәламәтлек марафоны” нда җәйге лагерьларда тәрбияләнүчеләр, җитәкчеләр, яшьләр бүлеге активистлары катнашты.
Истәлекле матур чаралардан соң бәйрәмне ачу тантанасы булды. Чарада “Голос”, “Новые имена”, “Битва хоров”, “Фактор”, арт – дуэт “Индиго”, Олимпиада һәм Универсиада ачылышында катнашкан “Прогульщики” группалары катнашты.
Соңыннан “Экстра –ланч – денс” һәм “Эксклюзив” балет биючеләре катнашында бию кичәсе үтте.
Бәйрәмнең азагында шарлар бәйләме күккә очырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International