«Мин - Россия гражданины»

2014 елның 5 апреле, шимбә
ЗАГС бүлегендә башкарма комитет һәм яшьләр эшләре идарәсе белән берлектә рай-он-шәһәрнең 14 яше тулган гражданнарына шәхесне раслаучы документ - паспорт тапшыру тантанасы булды.
"Мин - Россия гражданины" акциясе кысаларында узучы әлеге чарага укучыларның әти-әниләре, туганнары да килде. Яшь гражданнарны әлеге мөһим вакыйга белән Татарстан Республикасы кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Зәйдәге ярдәмчесе, Советның аппарат җитәкчесе Клара Габидулли-на, федераль миграция хезмәтенең Зәй бүлеге башлыгы Галина Усманова, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлеге башкарма комитеты хезмәткәре Ирина Кәбирова тәбрикләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International