Акция узды

2014 елның 2 апреле, чәршәмбе
Бөтендөнья кыргый табигать фонды 29 мартта «Җир сәгате» дип аталган глобаль акция үткәрде. Ул 20 сәгать 30 минуттан 21 сәгать 30 минутка кадәр электр энергиясен кулланудан тыелып тору белән бәйле иде. Акция ирекле, анда теләгән һәркем катнаша алды. Җир ресурсларына сак караш булдыру максатында ул ел саен оештырыла. Анда оешмалар да, шәхси кешеләр дә катнаша. Мәсәлән, быелгы акция барышында Мәскәү шәһәрендә генә дә 1,5 миллион сум акча экономияләнгән. Акциягә татарстанлылар да кушылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International