Язгы чакыру башланды

2014 елның 2 апреле, чәршәмбе
1 апрельдән армиягә язгы чакырылыш старт алды. Бүген районда комиссиягә килергә тиеш 400дән артык ир-егет исәпләнә. Март аенда хәрби комиссариатта язгы чакырылышка әзерлек эшләре башланды, армиягә китәргә тиешле егетләрнең документларын барлау, медицина күзәтүе үтүгә әзерлек чаралары каралды. План нигезендә бу чакырылышта 70тән артык зәйленең ил сагына басуы күздә тотыла. Бүген Зәй төбәгеннән 200гә якын солдат хәрби бурычын үти.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International