Иҗат фестивале бара

2014 елның 29 марты, шимбә
Оешма, предприятие, учреждениеләр һәм авыл җирлекләре үзешчәннәре арасында районда игълан ителгән Кече Ватан елы кысаларында "Дуслык гөлләмәсе" ("Венок дружбы") дип аталган иҗат фестивале дәвам итә. Авыл үзешчәннәре чыгышлары инде ике атналап дәвам итсә, оешма, предприятиеләрдән беренче булып политехник колледж үзешчәннәре осталыкларын күрсәтте. Һәвәскәрләр чыгышы үзенчәлекле иде: концерт-тамаша уку йорты эшчәнлеге белән бәйләп күрсәтелде, чыгышлар рус һәм татар телләрендә булды. Шунысы игътибарга лаек, студентлар белән бергә сәхнәдә аларның остазлары да осталыкларын күрсәтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International